Алан авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Умырзая» театр коллективын (җитәкчесе - Гүзәлия Җамалиева) мәртәбе «Халык» исеме алу белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Бу зур уңыш — аларның тырыш хезмәтенең, иҗади эзләнүләрнең, сәхнәгә булган чын мәхәббәтнең нәтиҗәсе. Аларның һәр чыгышы тамашачы күңеленә барып җитә, мәдәниятне баета, кешеләргә рухи шатлык һәм матур хисләр бүләк итә.
Коллективка һәм җитәкчесе Гүзәлия ханымга иҗади уңышлар, яңадан-яңа якты рольләр, тулы заллар һәм тамашачыларның көчле алкышларын телибез! Афәрин, «Умырзая»!
Нет комментариев