Татарстанда Шәймиев елына әзерлек буенча оештыру комитеты төзелде
В республике

Татарстанда Шәймиев елына әзерлек буенча оештыру комитеты төзелде

Татарстанда 2027 елны Минтимер Шәрип улы Шәймиевка багышларга карар кылдылар. Барысы да тиешенчә узсын өчен махсус оештыру комитеты булдырылды. Бу хактагы боерыкка республиканың премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Оештыру комитеты төрле структуралар: республика хакимият органнары, урыннардагы федераль ведомстволар, җирле үзидарә һәм иҗтимагый берләшмәләр эшен координацияләячәк. Аларның барысына да бергәләп Шәймиев хөрмәтенә чаралар әзерләргә һәм уздырырга кирәк булачак. 

Оештыру комитетын Алексей Песошин  җитәкләде. Аның урынбасарлары итеп Татарстан рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР премьер-министры урынбасары — ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров билгеләнде. 


Нет комментариев