"Килдем, түтәй! Бир күкәй!"
1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме иртәсе бездә шулай башлана.
Бездә диюем, Теләче районы Сауш авылында. Иртән авылда яшәүче һәм кунакка кайткан балалар урам буйлап һәр йортка кереп, төрле йомыркалар, конфетлар, кыскасы "тәмлүшкәләр" җыеп йөриләр. Балаларның "Килдем түтәй, бир күкәй!Безгә бирсәң бер күкәй, тавыгың салыр 100 күкәй!" дип кычкырганнарына хуҗабикәләр йөгереп чыгып, шул әзерләнгән әйберләрен бирәләр. Тормышларыбыз мул, илләребез тыныч булсын, дип телиләр.
Пандемия сәбәпле мондый чаралар узмый торгач, быелгы Яз һәм хезмәт бәйрәмен барыбыз да сагынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев