Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Көндәлек җитештерүчән хезмәттә

Район электр челтәре җитәкчесе Камил Тимергали улы Нәҗметдинов белән һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан үткәрелгән әңгәмәбез үзеннән-үзе административ бинада барган ремонт-төзелеш эшләреннән башланып китте. Әйе, биредә тиздән кулланучыларга хезмәт күрсәтү үзәге ачылачак. Төзүчеләр эшләрен 31 декабрьда төгәлләргә җыена. Әлеге хезмәт коллективы Яңа 2016 елны дәүләт заказларын үтәгән хәлдә каршылый. Бу очракта Теләче...

Район электр челтәре җитәкчесе Камил Тимергали улы Нәҗметдинов белән һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан үткәрелгән әңгәмәбез үзеннән-үзе административ бинада барган ремонт-төзелеш эшләреннән башланып китте. Әйе, биредә тиздән кулланучыларга хезмәт күрсәтү үзәге ачылачак. Төзүчеләр эшләрен 31 декабрьда төгәлләргә җыена.

Әлеге хезмәт коллективы Яңа 2016 елны дәүләт заказларын үтәгән хәлдә каршылый. Бу очракта Теләче авылының берничә яңа урамында, Тактамыш авылында яңа трансформаторлар куелуын һәм яңа электр линияләре сузылуын әйтеп үтәргә кирәк. Мәсәлән, рәсемгә төшерелгән ремонт бригадасы тарафыннан 2 миллион сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылган. Шуның 650 мең сумын төзелеш материаллары тәшкил иткән. Алар: мастер Илнур Кашапов, җитештерүче Азат Сабиров, бригада әгъзалары Илнат Закиров белән Айрат Хәйруллин. Оператив бригада исә ел әйләнәсе теге яки бу участокта килеп чыккан төзексезлекләрне бетерә. Электромонтерлар Равил Шәйбәков һәм Зөлфәт Хәнәфиев белән Илдар Кыямов әлеге бригада әгъзалары. Болардан тыш, быел җәй көне Казанда Су спорты төрләре буенча үткәрелгән дөнья беренчелеге көннәрендә Зәй-Киндери линиясендә хезмәт куйган слесарьлар Рамил Миңнуллин белән Илшат Сәетовның да фидакарь һәм намуслы хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк. Аларның һәркайсы тәҗрибәле, сыналган, үз эшенең остасы булган хезмәткәр. Җитәкчеләре Камил Тимергали улы әйтүенчә, коллективта хезмәт куйган кырыкка якын хезмәткәрнең һәркайсы мактауга лаек. Ул аларның барысын һәм без - кулланучыларны якынлашып килүче Яңа белән котлый. Яңа елда һәркайсыбызга бәхет-шатлык килүен һәм алга таба да нәтиҗәле хезмәт белән, имин тормышта яшәвебезне тели.

Әңгәмәдәш - Фәнил Гаязов

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев