Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Комсомол туган көнен искә алдылар

29 октябрь - Комсомол туган көн буларак билгеләп үтелә.

 

Бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә ала, чөнки аларның яшьлеге комсомол дәверенә туры килгән. 

Илнең берничә буыны комсомол мәктәбен үткән. Бу ил тормышында үзе бер дәвер, чөнки Ленин комсомолы кебек көчле яшьләр хәрәкәте тарихта башкача теркәлмәгән. Идеологик мәгънәсе югалса да, 29 октябрь — Комсомол туган көн, яшьлеге ВЛКСМ белән бәйле кешеләрнең иң якын, яраткан бәйрәме булып кала. 

Комсомол туган көнен Шәтке авыл җирлегендә үзенчәлекле итеп билгеләп уздылар. Җирлек башлыгы Фәрит Кадыйров авыл активистлары белән Шарлама чишмәсе урнашкан болынлыкка килде. Элеккеге комсомоллар бу көнне агач утырту өмәсе ясады. Комсомол тормышының күңелле хәтирәләрен яңартып, тиз арада агачларны утыртып та куйдылар. Киләчәктә әлеге чыршылар чишмәгә килүчеләрне үзләренең матурлыгы белән сөендерер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев