Көрәш буенча күптән көтелгән Татарстан чемпионаты старт алды
Главные новости

Көрәш буенча күптән көтелгән Татарстан чемпионаты старт алды

Кичә, 21 ноябрь көнне "Тулпар" спорткомплексында узган теркәлү һәм үлчәнүдән соң, чемпионатның беренче парларын билгеләү өчен җирәбә уздырылды.

Ә бүген, 22 ноябрь көнне чемпионатның беренче парлары очраша. Безнең район данын яклап әлеге чемпионатта катнашалар: Ренас Калимуллин, Раил Нургалиев, Илдар Гиниятуллин, Раил Мараков, Рәмис Хайруллин, Шамил Лукманов, Мөхәммәд Хабибуллин, Фаяз Зарипов, Рамил Мухаметов, Фәрхәт Файзуллин.

Егетләргә уңышлар телибез!


Нет комментариев