Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Күргәзмәләр - җанлы тарих

" Җиңүгә илткән юллар" сәнгать фестивале районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелә торган иң күренекле чараларның берсе. Әүвәл фестиваль-бәйге авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары арасында узды. Бүген Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оешма-предприятиеләр концерт куя. Сүзебез ул хакта түгел, ә авыл җирлекләрендә булып узган тамашаларга бәя биреп узарбыз. Әңгәмәдәшем район...

- Мәктәпләргә һәм җирлекләргә спектакль яки концертны сайлау мөмкинлеге тудырылды. Күпчелек җирлектә укытучылар концерт күрсәтсә, мәдәният хезмәткәрләре спектакль чыгарды.
- Концертларда сугышка багышланган җырлар, шигырьләр генә башкарылып, спекткальләр дә сугыш темасын гына колачлагандыр...
- Фестивальнең Положениесе нигезендә андый максат куелмады. Андый билгеләнеш мөмкинлекләрне чикли. Шуңа да карамастан, күпчелек башкаручылар сугыш темасын үз итте. Бер караганда, бу яхшы фал. Балалар, яшьләр өчен бу яхшы тәрбия чарасы.
- Бериш иҗат коллектив-ларының билгеләнгән вакытка сыешмавын ишетеп беләм.
- Ваемсызлык күрсәтү, әзерләнмәү сәбәпле, күпчелек җирлекләр тамаша көнен артка чигерергә мәҗбүр булды. Иң беренче булып чыгыш ясаган Баландыш авыл җирлеге үзешчәннәре генә билгеләнгән вакытка сыешты. Башкалардан аермалы буларак, Олы Нырсы урта мәктәбе коллективы концертка ветераннарны, студентларны җәлеп итә алды. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе коллективы үзләре теккән костюмнар белән чыгыш ясады. Концертта барлык укучылар да катнашканлыктан, коллектив номерлар күп булды. Болардан тыш, Баландыш, Шәтке, Олы Мәтәскә урта мәктәпләренең чыгышы мактауга лаек. Баландышта Алинә Саруханянның тетрәндергеч чыгышы истә калды. Ул сөйләгәндә зал түзмәде, елады. Шәткедә, Кече Кибәхуҗада бию коллективлары уңышлы чыгыш ясаса, Олы Мәтәскәдә аерым башкаручылар осталык күрсәтте. Аларның чыгышын авыл халкы яратып калгандыр. Концерт программасы белән чыгыш ясаган Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа, Иске Җөри, Үзәк урта мәктәпләренең әзерлеге түбән булды. Түбән әзерлек белән авыл халкы, жюри алдында абруй казанып та, уңай бәя дә алып булмый.
- Фестиваль барышында спектакльләр, җыр - бию, нәфис сүздән тыш, сугыш чорын чагылдырган күргәзмәләр дә бәяләнәчәк.
- Кызганыч, күпчелек моны кирәкле эш дип санамаган. Күргәзмәләрне Айдар, Олы Мишә, Шәтке, Иске Җөри авыл мәдәният учакларында гына күрергә мөмкин булды. Гала - концерт алдыннан, район мәдәният йортының фойесына күргәзмә кую һәр җирлек өчен дә мәҗбүри булачак. Фестивальнең Положениесендә андый номинация каралган, ләбаса. Күргәзмәләр җанлы тарих алар.
- Алдагы фестивальдә Шәтке авылы мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан күрсәтелгән драматург Габделхай Сабитовның "Кичерелмәс гөнаһ" спектакле күңелгә кереп калган иде. Ул чакта ир-ат ролен, хатын-кыз башкару аркасында гына бу спектакль җиңү яулый алмады. Бу юлы да алар фестиваль-бәйгегә шушы спектакльне тәкъдим иттеләр.
- Быел шәткеләр икенче позициядә. Өченче урында Наҗар Нәҗминең "Гармунчы дус" спектакле белән мәтәскәләр. Беренче урында - Сәет Шәкүровның "Саф күңелгә тап төшми" әсәре белән Айдар авылы үзешчәннәре. Алар фестиваль-бәйгенең җиңүчесе буларак бу спектакльне 7 май көнне район мәдәният йортында сугыш һәм тыл ветераннарына, киң катлам тамашачыларга күрсәтәчәк. 8 май көнне исә шунда ук "Җиңүгә илткән юллар" сәнгать фестиваленең гала-концерты узачак. Анда фестиваль - бәйгенең җиңүчеләре чыгыш ясаячак һәм аларга дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылачак. 9 май көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданда бәйрәм митингы узачак. Көндез дә ветераннарыбыз өчен зур концерт программасы әзерләнәчәк.
Әңгәмәдәш - Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев