Әлмәттә яңа ”ЮВТ-24” телеканалы өчен алып баручылар кастингы игълан иттеләр
Главные новости

Әлмәттә яңа ”ЮВТ-24” телеканалы өчен алып баручылар кастингы игълан иттеләр

Кастинг җиңүчеләрен лайклар һәм фикерләр ярдәмендә инстаграмда сайлаячаклар.

“ЮВТ-24” яңа телеканалы өчен яңалыклар һәм һава торышы чыгарылышын алып баручыга кастинг башланды. Аның беренче этабы онлайн-форматта уза.

Анда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен видео язарга, аны #кастингЮВТ24 һәм #погодаЮВТ24 хештеглары белән инстаграмда урнаштырырга кирәк. Һава торышын алып баручы роленә дәгъва кылучыларга тамашачыларны шаккатырырлык оригиналь видео яздырырга тәкъдим ителде.

Иң кызыклы видео «Әлмәт ТВ» телекомпаниясенең инстаграм аккаунтында басылачак. Онлайн-форматтагы кастинг 26 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 

Финалистларны телекомпаниянең студиясенә чакырачаклар. Кастингның чираттагы этабы 27 гыйнварда узачак.

 


Нет комментариев