Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Матурлыктан күзләр камаша

29 август көнне Теләче урта мәктәбе янәшәсендә Парк һәм скверлар елы уңаеннан төзелгән паркны ачу тантанасы булды. Аны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйкова, район активы Һәм Теләче урта мәктәбе укучы-укытучылары катнашты

Тантанада катнашкан кунаклар теләчеләрне әлеге куанычлы көн белән тәбрикләп, яңа паркны күз карасыдай сакларга, тәртиптә тотарга да киңәш иттеләр. "Матурлыкны булдыру гына түгел, аны саклый белү дә зарур", - дип ассызыклап үтте Мәскәүдән эш сәфәре белән килгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов. Укучылар һәм укытучыларыбызның рәхмәтен җитәкчеләребезгә, Теләче урта мәктәбе директоры Раил Нәҗипов җиткерде һәм яңа паркны тәртиптә тотачакларына, аны матур итеп саклаячакларына ышандырды.
Мәгълүм булганча, Теләче урта мәктәбе янәшәсендәге парк Республика Президенты программасы нигезендә төзелде. Яңадан төзелгән яшел зонаның гомуми мәйданы 2027 кв.м. тәшкил итә. Биредә җир өслегенә брусчаткадан тротуар салынган, яктырткыч фонарьлар куелган. Иртәләрен һәм кичләрен укучылар һәм укытучыларны биредә Пушкин дәверендәге фонарьлар каршы алачак, скульптура композицияләреннән - Пушкин, Тукай шигырьләрен укырга, Җир шарыннан Теләчебезне дә эзләп табарга мөмкин. Паркка 12 эскәмия һәм урналар куелган, күзне чәчәк клумбалары иркәли.
Мәктәпнең иске коймалары һәм капкалары сүтелеп, алары урынына тимердән ясалганнары, заманчалары куелган. Әлегедәй матурлыкны җаваплылыгы чикләнгән "Максат" ширкәте төзүчеләре тудырды.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X