Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Май аеннан татарстанлылар балалар лагерьларына юлламалардан 50% кешбэк ала алачак

350 меңнән артык укучы ата-аналары ярдәм чараларыннан файдалана алачак.

Россиядә бәянең 50% ы компенсация белән балалар лагерьларына юлламалар сатуны бу елның май аенда башларга планлаштыралар. Бу максатларга бюджеттан 5 млрд. сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк, 350 меңнән артык укучы ата-аналары ярдәм чараларыннан файдалана алачак. Бу хакта Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко сөйләде.

"Якынча исәпләүләр буенча, компенсациядән 357 мең баланың ата-аналары файдаланачак. Бюджеттан моңа 5 млрд. сум бүлеп бирелә. Тәкъдимнәр майның икенче яртысыннан ук урнаштырылачак", - дип билгеләп үтте Дмитрий Чернышенко.

Ата-аналар балалар өчен лагерьга путевкалар «Мир» картасы аша ала, ә аннан соң аларның 50% ын кире кайтара ала. Мондый механизмны узган ел туристик кешбэк программасында кулланганнар инде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Җәй — балаларга» программасы буенча балалар лагерьларын яңарту һәм капиталь ремонтлау дәвам итә. 2021 елда капиталь ремонт республиканың төрле районнарындагы лагерьларга кагылачак. Алар арасында: Яшел Үзән районында «Чайка» спорт-сәламәтләндерү лагере, Лаеш районында «Звездный» лагере, Казанда «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере, Биектау районында «Солнышко» сәламәтләндерү лагере, Әгерҗе муниципаль районында «Алмалы» һәм Түбән Кама муниципаль районының «Кама Артек» сәламәтләндерү лагере. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча, эшләрне финанслау 1 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев