Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Медицина хезмәткәрләренә ковидлы авырулар белән эшләгән өчен түләү дәвам итәчәк

Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына 2022 елда Covid-19 авыруларын дәвалауда медицина ярдәме күрсәтә торган медицина оешмалары табибларына һәм башка хезмәткәрләренә социаль түләүләрне гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кушты. Йөкләмәләр исемлеге Мәскәү Кремле сайтында урнаштырылган.

Моннан тыш, документта Яңа ел бәйрәмнәрендә медицина оешмаларының медицина һәм башка хезмәткәрләренә, covid-пациентлар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә, шулай ук Covid-19 диагнозлы пациентлар белән элемтәдә торучы хезмәткәрләргә, стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең социаль хезмәткәрләренә икеләтә күләмдә түләү турында да әйтелә. Бу карарны дәүләт башлыгы 14 декабрьдә федераль Министрлар Кабинеты белән узган киңәшмәдә игълан итте.

РФ Хөкүмәте йөкләмәләрнең үтәлеше турында 2021 елның 30 декабренә кадәр хәбәр итәргә тиеш.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Министрлар Кабинеты медицина хезмәткәрләренә махсус түләүләргә 50 млрд сумнан артык акча бүлеп биргән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев