Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мәрхәмәтлелек кирәк. Өлкән кешегә ярдәм итү генә түгел, аларны тыңлый да белик.

8 июнь көнне социаль хезмәткәрләр егерменче тапкыр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге белән тугызынчы елын Нияз Мортазин җитәкчелек итә. Аның кул астында 39 кеше эшли.

Әлеге комплекс белгечләре “Ритэк” җәмгыяте һәм “Лукойл”  хәйрия фонды” оештырган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә катнашып, елның-елында үз про- ектларын яклап грант ота. Бина яны төрле чәчкәләргә, агачларга бай. Биредәге матурлыкка берәү дә битараф калмыйдыр. Әлеге матурлыкны да читтән килеп түгел, нәкъ менә әлеге бинада эшләүче хезмәткәрләр булдырган.  Үзебезне кызыксындырган сораулар белән үзәк җитәкчесе НИЯЗ МОРТАЗИНга мөрәҗәгать иттек.

Нияз Габделәхәтович, сезнең комплексның эшчәнлеге нидән гыйбарәт?

- Үзәкнең исеменнән күренгәнчә, безнең максат - ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү. Район буенча 19 социаль хезмәткәр 144 өлкән яшьтәге кешегә ярдәм күрсәтә. Алар арасында урын өстендә ятучылар да бар. Бер кеше якынча тугыз кешегә ярдәм күрсәтә дигән сүз. Алар кибеттән азык-төлек, даруханәдән дарулар алып кайта, көнкүреш калдыкларын чыгарып түгә. Өлкәннәрнең башка йомышларын да үти.   Өлкән кешегә ярдәм генә түгел, аларны тыңлый да белү, мәрхәмәтлелек сыйфаты да кирәк. Безнең хезмәткәрләребез өлкәннәр белән уртак тел табып, вакыт белән исәпләшмичә, матур гына эшлиләр.

- Республикада “Өлкәннәрне гаиләгә тәрбиягә алу” про- екты эшли. Бу эш безнең районда ничек тора?

- Өлкәннәрне Картлар йортларына төрле сәбәп китерә. Кемдер картлыгында ялгыз

кала, кемнәрнеңдер исә торагы юк. Ничек кенә булмасын, алар якыннары янәшәсендә

булырга хыяллана. Әлеге проектның максаты да теге яки бу сәбәпләр нәтиҗәсендә үзләрен мөстәкыйль кайгырта алмаучы өлкән яшьтәге кешеләрнең  тормыш дәрәҗәсен яхшыртудан гыйбарәт. Безнең районда бер өлкән кеше гаиләгә урнаштырылды. Бу юнәлештә безнең хезмәткәрләр тарафыннан планлы эш алып барыла.

- Картлар йортында тәрбияләнүче райондашларыбыз бармы?

- Кызганычка каршы, бар. Бүген аларның саны 13 кә җитте. Аның 9 Лесхозда, калганнары Чирмешән, Чистай, Азнакай, Әлки Картлар йортларында яши.

- Мөмкинлеге чикләнгән балаларны да сезнең үзәк күз уңыннан ычкындырмый.

- Бүгенге көндә 66 гаиләдә 71 мөмкинлеге чикләнгән бала исәпләнә. Үз-үзләрен карый алмый торган 13 бала бар. Аларның әти-әниләре белән безнең белгечләр эшли. Аларны төрле төркемнәргә тартабыз.

- Комплексның гаилә бүлеге хакында да әйтеп китсәгез.

- Халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән

эшләү бүлеге белгечләре мәгариф, хастаханә, эчке эшләр бүлеге һәм башка оешмалар белән тыгыз элемтәдә торып эш алып бара. Безнең психолог авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, аларның әти-әниләре белән эшли. Узган елны психолог тарафыннан 474 кеше кабул ителгән. Шулай ук балалар өчен уен, сенсор бүлмәсе булдырылды, массаж кабинеты эшләп килә. Җәй аенда, сәламәтлекләре рөхсәт иткән очракта, мөмкинлекләре чикле балаларны һәм авыр хәлдәге гаиләләрдә

тәрбияләнүче яшүсмерләрне эшкә урнаштыра идек. Әлеге балаларның әти-әниләре белән сөйләшүләр алып бара башладык инде.

- Һәр оешма алга атлаган кебек, сездә дә яңалыклар аз түгелдер…

- Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Тылсымлы клуб” , скандинавия таяклары белән йөрү һәм башка күп программалар гамәлгә ашырыла. Балалар өчен “Син үзең генә түгел”, “Мин лаек әти-әни”,  “Матурлык дөньясы” кебекләрен мисал итеп китерергә була. Өлкәннәр белән эшләгәндә “Гарденотерапия” инновацион технология кулланыла. Үзәк белгечләре сүзләренчә, мондый технологияләр үзәк карамагындагыларга үзләрен һәм тирә-юньне яхшырак аңларга булыша, иҗади потенциалын үстерә.

- Республика программаларында сезнең үзәк катнашамы?

- Республика, район җитәкчеләренә рәхмәтлебез. 65 яшьтән узган өлкәннәрне

хастаханәгә йөртү өчен үзәккә махсус машина кайтты. Узган 2019 елда 1178 кеше, агым- дагы елда 300 дән артык райондашыбыз хастаханәдә үз сәламәтлеген тикшертте.

- Бәйрәмуңаеннан үзегезнең теләкләрне дә җиткерсәгез иде.

- Үземнең хезмәткәрләремне һәм әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарын чын күңелдән котлыйм. Аларга сәламәтлек, тынгысызэшләрендә уңышлар телим.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев