Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Муниципаль берәмлек төрләрен кыскарталар, җирле үзидарә бер баскычлы системага күчә

Президенттан соң чират, муниципаль берәмлекләргә дә җитте. Дума депутатлары кабул иткән төбәк хакимияте законыннан соң, муниципаль берәмлекләрдә дә үзгәрешләр башланачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ачык хакимият бердәм системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» федераль закон проектын хуплады. «Район ул — бербөтен», — диде парламент утырышында.

Федераль закон проектын быел 16 декабрьдә сенатор Андрей Клишас һәм Дәүләт Думасы депуаты Павел Крашенинников керткән. Документ бүген Дәүләт Советы утырышында каралды. Татарстан парламентарийлары икенче укылышка төзәтмәләр әзерләп, Дәүләт Думасына юллаячак.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин закон проектының асылын аңлатты. Төп үзгәреш — муниципаль берәмлек төрләрен кыскарту, җирле үзидарәнең бер баскычлы системасына күчеш.

Гамәлдәге закон җирле үзидарә шәһәр, авыл җирлекләрендә, муниципаль районнарда, шәһәр округларында, федераль әһәмияткә ия шәһәрләрнең шәһәр эче территорияләрендә гамәлгә ашырыла. Закон проекты нигезендә, муниципаль берәмлекләрнең өч төре билгеләнә — шәһәр һәм муниципаль округ, федераль әһәмияткә ия шәһәрнең шәһәр эче территориясе (Мәскәү, Санкт-Петербург, Севастополь өчен).

“Законда алар “староста” дип атала. Моннан тыш, территориаль иҗтимагый үзидарә институты да сакланачак”, - дип аңлатты Альберт Хәбибуллин.

Закон проекты үз көченә 2023 елның 1 гыйнварыннан керә, 2028 елның 1 гыйнварына кадәр күчеш чоры билгеләнә. «Безнең республикада җирле үзидарә органнары вәкаләтләре 2025 елның сентябренә кадәр, вәкаләтләр вакытыннан чыкканчы саклана», — дир искәртте Альберт Хәбибуллин. Вәкаләтләр срогы тәмамлангач, муниципаль район муниципаль округка үзгәртелә. Аның составына кергән район һәм җирлекләр бетерелә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев