Намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен күкрәк билгесе белән бүләкләделәр
Аны иясенә хезмәттәшләре һәм якыннары алдында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов тапшырды.
Озак еллар дәвамында мәдәният өлкәсендә куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен, һәм туган көне уңаеннан район мәдәният йорты хормейстеры Әлфия Бабаджан кызы Поташова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Аны иясенә хезмәттәшләре һәм якыннары алдында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов тапшырды.
Әлфия Бабаджан кызын без бик күп район, республикакүләм мәдәни чараларны бизәүче сәхнә йолдызы буларак кына түгел, бик күп яшьләребезгә сәхнәгә юл күрсәткән остаз-педагог буларак та беләбез. Мисал өчен, ул җитәкләгән “Мизгел”вокаль, “Сударушка”, “Дулкын” Халык ансамбльләре - аның иҗат җимешләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев