Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Нәтиҗә ясалды

22 декабрь көнне район үзәк китапханәсенең уку залында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” тәмамлану уңаеннан “И газиз туган телем…” дип исемләнгән матур кичә узды.

Әлеге чара ел буе эшләнгән эшкә йомгак ясау да булып торды. Китапханәчеләр, “Йөзек кашы”  әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр катнашкан кичәне Теләче урта мәктәбе  укучылары  якташ язучыларыбызның шигырьләрен укып, Зөлфия Ибраһимова үзенең җыры белән бизәде.

Очрашу барышында  “Теләчем - моң бишегем” дип исемләнгән әдәби әсәрләр иҗат итү һәм “Якташ язучыларыбыз иҗатында Теләчем”,  “Фәнил Галиев күпкырлы шәхес” дип исемләнгән буктрейлерлар иҗат итү  һәм “Укыйм туган телдә” дип исемләнгән видеоинтервьюлар бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе Резидә Дәүлиева җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев