Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Республика көне уңаеннан

28 август көнне, Республика көне уңаеннан, Теләче ял паркында “Татарстан - дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле” дип исемләнгән бәйрәм тамашасы булачак. Бәйрәм чарасы 17.00 сәгатьтә башлана.

Бәйрәм чарасына килүчеләрне район мәдәният йорты каршында Теләче туган якны өйрәнү музее, район Сәнгать мәктәбе,  Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган күргәзмәләр каршы алачак. Китапханә хезмәткәрләре яраткан әкият геройлары белән күңелле уеннар, әдәби викторина, рәсем ясау бәйгеләре үткәрәчәк, китап сәүдәсе гөрләячәк. Ял паркында  төрле яшьтәге райондашларыбыз өчен спорт уеннары оештырылачак, балалар мәйданчыклары эшләячәк. Бәйрәм тамашасында районыбыз башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән ТР Дәүләт Советы депутаты, РФ Дәүләт Думасы Федераль Собраниесенә депуталыкка кандидат Марат Нуриевның катнашуы һәм тәбрикләве көтелә. Азактан бүләкләү тантанасы узачак. Чыгышлар белән бүләкләүләрдән соң районыбыз үзешчәннәренең зур бәйрәм концерты башланып китәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев