Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 4-7 майда эш хакы ничек түләнәчәген аңлатты

Май аендагы өстәмә ял көннәре хезмәткәрләрнең эш хакын киметү өчен сәбәп түгел.

 Май аендагы өстәмә ял көннәрендә хезмәт хакы гадәти күләмдә түләнергә тиеш. Әмма эш бирүче югары эш хакын мөстәкыйль рәвештә билгели ала, диелә РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарган рекомендацияләрдә.

«4-7 майдагы өстәмә ял көннәрендә хезмәткәрләргә эш хакы югары күләмдә түгел, ә гадәттәгечә түләнәчәк», - дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. 1 майдан 3 майга кадәр һәм 2021 елның 8 маеннан 10 маена кадәр хезмәт өчен түләүләр 153 Хезмәт кодексы кагыйдәләре буенча үтәләчәк. Аның нигезендә, ял яки эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшләү икеләтә күләмдә түләнә.

Министрлыкта шулай ук 4-7 май көннәренең чираттагы ялларны озайту өчен нигез булмавын искәрттеләр. Шулай да рекомендацияләрдә билгеләп үтелгәнчә, май аендагы өстәмә ял көннәре хезмәткәрләрнең эш хакын киметү өчен сәбәп түгел.

Россия хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова белдергәнчә,  әгәр хезмәт хакын түләү вакыты эш көне булмаган көннәргә туры килсә, аны алдан ук түләп куярга кирәк. Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, үз чиратында, дәүләт башлыгы указын үтәмәгән өчен эш бирүчеләрне җәзага тартмаячакларын белдерде. 

Май бәйрәмнәрен озайту турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Документта искәртелгәнчә, 4-7 майдагы өстәмә ял көннәрендә хезмәт хакы түләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев