Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Россия почтасы май бәйрәмнәрендә бүлекләрнең эш режимын үзгәртәчәк

1 һәм 9 Май барлык почта бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак.

1 һәм 9 Май барлык почта бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак.
30 апрельдә һәм 8 майда барлык почта бүлекләре бер сәгатькә иртәрәк (тәүлек буе эшли торган бүлекләрдән тыш) ябыла. 2 майда почта бүлекчәләре гадәти график буенча эшләячәк. 3 майда Россия Почтасы бүлекләре клиентларны шимбә графигы нигезендә, ә 10 майда – якшәмбе эш режимы буенча кабул итәчәк. 4 майдан 7 майга кадәр бүлекләр гадәти режимда эшләячәк.
Пенсияләрне һәм пособиеләрне, почта җибәрүләрен һәм вакытлы басмаларны өзлексез һәм вакытында китерү өчен кайбер авыл почта бүлекчәләре өчен башка эш режимы билгеләнергә мөмкин. Пенсияләр һәм пособиеләр бәйрәм көннәрендә РФ Пенсия фондының төбәк бүлекләре белән килештерелгән расписание буенча биреләчәк.
Эш графигын төгәлләштерергә яки картада якын арада ачык почта бүлекчәсен Россия Почтасының мобиль кушымтасында һәм компания сайтында табарга мөмкин. Кушымтаны мобиль җайланмадан сылтама буенча күчеп урнаштырырга мөмкин: https://pochta.onelink.me/YTri/2ff3e10

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев