Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Россиядә ялгыз ата-аналарга ярдәм итү өчен өстәмә 14 млрд сум бүлеп биреләчәк

Быелдан башлап ялгыз ата-аналарга 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге һәр балага пособие түләнә.

Россия Хөкүмәте балигъ булмаган балаларны ялгызы тәрбияләүче ата-аналарга түләү өчен өстәмә 14 млрд сум акча бирәчәк.

«Бу түләүләрне вакытында алсыннар өчен, бүлеп бирелгән 36 млрд сумга өстәп, тагын 14 млрд сум акча җибәреләчәк», — диде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин ил Хөкүмәтенең киңәшмәсендә.

РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча, 2021 елның 1 июленнән башлап, аз керемле тулы булмаган гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы кертелде. Быелдан башлап ялгыз ата-аналарга 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге һәр балага пособие түләнә. 

Мишустин искә төшергәнчә, финанс ярдәме күләме бер балага төбәктәге яшәү минимумының яртысын тәшкил итә. Уртача алганда, бу аена 5,5 мең сум.

«Ялгыз әниләр һәм әтиләр өчен бу балалар тәрбияләүдә ярдәм», — диде ул. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев