Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сахалиннар килде

29 август көнне районыбызда Сахалин өлкәсенең эшмәкәрләр һәм фермерлар ассоциациясе рәисе Сергей Ким җитәкчелегендә делегация булып китте. Алар Теләче сәнәгать паркында булып, биредәге эшнең барышы, резидентларның эшчәнлеге һәм переспектив эш планнары белән таныштылар. Районыбыз кунакларын Теләче сәнәгать паркы идарәчесе Айдар Мирсәетов озата йөрде.

Теләче сәнәгать паркы ил күләмендә үрнәк мәйданчыклардан санала һәм аның киләчәгенә зур өметләр баглана. Ул эшмәкәрләрне мегаполисларга якын булуы, барлык инженерлык коммуникацияләре, электр энергиясенә бушлай кушылу, ташламалы тарифлар, төзелеш алып барганда бушлай җир арендасы һәм башка өстенлекләр белән җәлеп итә. Биредә хезмәт куячак белгечләргә һәм эшчеләргә аренда тәртибендә бөтен уңайлыклары булган фатирлар төзелүе дә аның өстенлекле якларының берсе булып тора. Сахалин делегациясе тарафыннан биредәге эшнең барышына уңай бәя бирелде һәм хезмәттәшлек итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар дип белдерелде. Алар әйтүенчә, Теләче сәнәгать паркы бүген урта һәм кече бизнесны җәлеп итү өчен Россиядә, Татарстанда төзелгән уңышлы индустриаль мәйданчыкларның берсе.
Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев