Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сак бул: ялган аракы

Ялган аракы җитештерү һәм сатуга каршы көрәш РФ Эчке эшләр министрлыгы өчен иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала бирә.

Агымдагы елда ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан законсыз әйләнештәге 196 мең 493 литр ялган продукция алынган. Әлеге юнәлештә 92 җинаять эше (РФ Җинаятьләр Кодексының 151 маддәсенең 1 өлеше буенча - 9, 171 маддәсенең 1 өлеше буенча - 7, 171 маддәсенең 3 өлеше буенча - 18, 171 маддәсенең 4 өлеше буенча - 43, 180 маддәсе буенча - 8, 234 маддәсе буенча - 1 һәм 238 маддәсе буенча - 6 ) ачыкланган.

Массакүләм - мәгълүмат чараларыннан күреп, ишетеп һәм укып белүебезчә, республикада ялган продукция кулланып агуланып үлү очраклары әледән-әле кабатланып тора. Кешеләр ялган продукция җитештергәндә кулланыла торган метанол һәм һәм ацетальдегид кебек катнашмалар аркасында агулана. Алар этил спиртына караганда күпкә очсыз. Шуңа күрә дә “идән асты” җитештерүчеләре үзләренең кыңгыр гамәлләрендә аны теләп кулланалар.

Хәзер метанолны Россия Федерациясе биләмәсендә 8 предприятие җитештерә. Болар - “Метафракс” акционерлык җәмгыяте (Пермь крае), “Метанол” акционерлык җәмгыяте (Томск өлкәсе), “Тольяттиазот” акционерлык җәмгыяте (Самара өлкәсе), “Азот” акционерлык җәмгыяте (Тула өлкәсе), “Акрон” акционерлык җәмгыяте (Новгород өлкәсе), “Невинномысский Азот” акционерлык җәмгыяте (Ставрополь крае), “Щекиноазот” акционерлык җәмгыяте (Тула өлкәсе).

Шунысы игътибарга лаек, ялган продукция җитештергәндә составында метанол булган һәм сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә иркен кулланучы чимал булырга мөмкин. Мисал өчен, Оренбург өлкәсендә составында метанол булган суррогат аракыдан 30 кеше үлде. Ул Башкортстан Республикасының бер нефть компаниясеннән ялган документлар белән сатып алынган булган.

Шулай ук ялган продукция җитештергәндә спирт җитештерү сәнәгате калдыклары да кулланылырга мөмкин. Бигрәк тә этил спиртының башлангыч фракциясе еш кулланыла. Сәнәгатьтә ул составын куркыныч матдәләр тәшкил иткән денатуратлаштырылган спирт җитештерү өчен кирәк. Тормыш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әлеге төр катнашма җинаятьчеләр тарафыннан машина тәрәзәсе юа торган сыекчалар җитештергәндә актив кулланыла икән. Быел июль аенда Түбән Кама районында өч кешенең әлеге төр сыекча белән агулануы теркәлде. Шуларның икесе үлде. 16 ноябрьдә Казанда 12 кешенең метил спирты белән агулану очрагы теркәлде. Әлеге очрак буенча РФ Җинаятьләр Кодексының 238 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. ТР Эчке эшләр министрлыгы Теләче бүлегенең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге, башкарма хакимият, җирле үзидарә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре тарафыннан ялган продукция белән агулану очракларын кисәтү максатыннан профилактик эшләр алып барыла.

ТР Эчке эшләр министрлыгының Теләче бүлеге икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев