Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Чишмә суы белән сафландылар

12 июль көнне керәшен карендәшләребез, гомумән, проваслав динен тотучы райондашларыбыз җәйге яраткан милли бәйрәмнәрен Питрауны каршы алды

Татарстан милли үзенчәлекләре саклый, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен һәм дин тотучыларның бердәмлеген ныгыта торган күркәм дини традицияләргә ия.
Ислам һәм православ диненең дә рухи-мәдәни мөмкинлеге алга таба да диннәр һәм милләтләр арасындагы татулыкның һәм республикабыз казанышларының нигезе булып торачак.
12 июль көнне керәшен карендәшләребез, гомумән, проваслав динен тотучы райондашларыбыз җәйге яраткан милли бәйрәмнәрен Питрауны каршы алды. Шушы уңайдан 11 июль көнне, иртәнге сәгатьләрдә Теләче чиркәвендә бертөркем райондашларыбыз гыйбадәт кылдылар, азактан Теләче болынында урнашкан Изгеләр чишмәсенә Хаҗ сәфәре оештырдылар.
Бирегә килүчеләрнең күбесе Ходайдан исәнлек, сәламәтлек бирүен сорап чишмә суы белән сафланды. "Бу - безгә әбиләрдән калган гадәт," - дип аңлатты Теләчедә яшәүче Надежда Дружкова.
Фәнил Гаязов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев