Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сыерга да прививка кирәк

Мал табибының төп бурычы – терлекләрне авырудан саклап калу.

Мал табиблары елга ике тапкыр эре һәм шәхси хуҗалыкларга чыгып, терлекләрдән кан ала, авырулар булу-булмауны тикшерә һәм вакциналар ясый.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итүенчә, мондый чаралар 1 августта башланып китте. Аерым алганда, көзге эпизоотиягә каршы чаралар кысасында яшь терлекләргә түләмә һәм нодуляр дерматитка каршы вакцина ясыйлар, мөгезле эре терлеккә туберкулинизация үткәрәләр, бруцеллезга һәм лейкозга тикшерү өчен кан алалар, шәхси хуҗалыкларда этләргә һәм мәчеләргә котыру авыруына каршы вакцина ясыйлар. 

Теләче районында да эпизоотиягә каршы көзге чаралар дәвам итә. Ветеринария белгечләре шәхси секторда эре һәм вак йорт хайваннарына котыру авыруыннан прививкалар ясыйлар һәм йогышлы авыруларны профилактикалау турында белешмәлекләр тараталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев