Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанга җылы кайчан киләчәк?

Якындагы көннәрдә республикада яңгыр көтелә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, республикага җылы шимбәдән дә иртәрәк килмәячәк. 

Якындагы көннәрдә Татарстанда яңгыр көтелә, урыны белән яшен дә булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Бүген көндез бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +2…+3 градус булса, көндез +10…+15 градус булачак.

28 һәм 29 апрельдә яңгыр яварга мөмкин, ә чәршәмбе көндез яшенле яңгыр булырга мөмкин. Төнлә — 1 градуска кадәр салкынайтачак, көндез — 7-13 градус җылы.

Шимбә көнне һава температурасы +12…+17 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев