Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанның агросәнәгать комплексы 2021 елда тулай продукция үсешенә юнәлдерелгән

Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.

Агымдагы елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы алдында конкуренциягә сәләтле авыл хуҗалыгы продукциясен арттыру буенча җитди бурыч тора. Тармак предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы да мөһим. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.

Республикада тулай продукция 1,9% ка, бәясе 284 млрд.сум булыр дип фаразлана. Үсемлекчелек тармагында тулай продукцияне 2,3% ка үсеш белән 144 млрд. сумга җиткерү фаразлана. Авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгы арту хисабына шактый өстәмә керем алу көтелә.

Әлеге максатка ирешү өчен төп игътибар технологияләрне үтәүгә бирелде. Мәсәлән, бу-70 кг.в. д. в. 1 га чәчүлекләргә минераль ашламалар кертү; оригиналь һәм элиталы орлыкларны 37% тан да ким булмаган күләмдә чәчү; яклау чаралары үткәрү, яфраклардан тукландыру мәйданын арттыру; әче туфракны известьлау һәм сугарулы җирләрне файдалануга тапшыру.

2020 елда 87 мең га җир эшкәртелгән, федераль ярдәм сакланганда күләмнәрне шактый арттыру планлаштырыла. Җирләрне саклауга һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыруга аерым игътибар биреләчәк.

Терлекчелектә үсеш 1,5% дәрәҗәсендә көтелә, тулай продукция 139,7 млрд.сум күләмендә төп басым баланслы ашатуны оештыруга, үрчемнең сакланышын арттыруга һәм таналарның баш санын үстерүгә, шулай ук савым сыерларының продуктлылыгын арттыруга юнәлдереләчәк.

2021-2022 елларда инвестицион меморандум кысаларында 24 мең баш терлекчелек юнәлешендә 23 инвестпроектны гамәлгә ашыру һәм 9700 башка исәпләнгән 10 яңа сөт комплексы төзү планлаштырыла. Бу сөт җитештерүне ел саен 3% ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Терлекчелек комплексларын гына түгел, ә техника паркын да модернизацияләү эшен дәвам итү планлаштырыла. Агымдагы елда техниканы яңартуга төбәк бюджетыннан 1,7 млрд. сум күләмендә дәүләт ярдәме бүлеп бирелгән, бу 2000 берәмлектән дә ким булмаган техника паркын яңартырга мөмкинлек бирәчәк. Бүгенге көндә чәчүлекләрне кыскача эшкәртүдә тоткарлаучы фактор-сиптергечләр белән тәэмин ителеш.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы башлыгы республика Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә үзйөрешле сиптергечләр бәясенең 50% ын субсидияләү программасын 1 агрегатка 4 млн.сумга кадәр субсидия лимиты белән килештергән өчен рәхмәт белдерде, хуҗалыклар җитәкчеләреннән бу мөмкинлектән файдалануларын сорыйм«, - диде министр. - Кыр эшләрен башкаруның нәтиҗәлелеген арттыру һәм ресурсларны сарыф итүне экономияләү өчен техниканы навигация, чәчүне һәм ягулыкның чыгымын контрольдә тоту буенча спутник системалары белән тәэмин итү бурычын куябыз. Комбайннар паркын яңарту-мөһим мәсьәлә, 1 комбайнга уртача йөкләнеш 500 гектар, ул берничә тапкыр арткан хуҗалыклар бар".

Марат Җәббаров сүзләренә караганда, 3100 комбайн бар, бу җитәрлек түгел, шуңа күрә хәзер үк эшне исәпләргә һәм механикалаштырылган отрядларны җәлеп итү буенча эш алып барырга кирәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев