Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татьяна Ларионова күп балалы гаиләләргә җир урынына акча сертификатын бирү яклы

Хәзерге вакытта Татарстанда җир кишәрлекләренә хокукы булган гаиләләрнең 64 проценты гына участоклар ала алган.

«Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү этабында катнашучылар белән очрашу вакытында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, праймериз катнашучысы Татьяна Ларионова күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре урынына акчалата сертификат бирү тәкъдимен әйтте.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Татарстанда җир кишәрлекләренә хокукы булган гаиләләрнең 64 проценты гына участоклар ала алган. «Бу мәсьәләне хәл итү өчен хәл итү юлларын табарга кирәк. Җир бирер урынга башка вариантлар да карап була. Мәсәлән, акча сертификатларын бирергә мөмкин», — диде ул.

Моннан тыш, Ларионова бүлеп бирелгән кайбер җир кишәрлекләрендә ут, су һәм канализация кертелмәгәнлеген, юллар салынмаганлыгын әйтте һәм бу мәсьәләләрне «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына кертергә кирәк дип тәкъдим итте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев