Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчедә белгечләр өчен торак йорт төзелә

Тактамыш авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты, Шәтке авылында балалар бакчасы, Югары Саурыш, Тактамыш авылларына каты өслекле юл төзелеп файдалануга тапшырылу тантаналары әле дә истә. Озакламас, Теләче авылының Магистральная урамында төзелеп килүче ике катлы 16 фатирлы торак йортка күчүчеләр дә әлегедәй куанычлы хисләр кичерерләр дигән ышаныч бар.

Биредә тулы куәткә төзелеш эшләре бара: бу көннәрдә Хәлил Сабиров җитәкчелегендәге балта осталары бригадасы әлеге йортның түбәсен ябалар. Алга таба инженерлык коммуникцияләре корылачак.Фатирларны җылыту өчен индивидуаль җылыту котеллары куелачак. Моңарчы әлеге төзелеш участогында Фәрит Ногманов җитәкчелегендәге ташчылар бригадасы эшләде. Алда төзелгән күпкатлы йортлардан аермалы буларак, әлеге йорт капка-койма белән әйләндерелеп алынып, керү-чыгу режимы булдырылачак. Яңа йортта аренда нигезендә Теләче сәнәгать мәйданчыгында хезмәт куючы белгечләр һәм эшчеләр яшәр дип көтелә.
- Исемлек булганда торак тизрәк төзелә. Районда социаль ипотека һәм индивидуаль торак төзелеше буенча федераль программа нигезендә тораклы булырга теләүчеләр аз түгел. Әмма шәһәрләрдәге, шәһәр районнарындагы кебек зур ихтыяҗ күзәтелми. Шуңа да карамастан социаль ипотека нигезендә торак йортлар төзү күздә тотыла. Мәсәлән, алга таба Теләче авылының Ленин урамында сүтелгән 100 нче номерлы йорт урынына социаль ипотека нигезендә йорт төзү планлаштырыла, - дип белдерделәр безгә муниципаль район башкарма комитетының төзелеш һәм инфраструктура үсеше бүлегендә.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев