Теләчедә чәршәмбе атнаның иң салкын көне
Главные новости

Теләчедә чәршәмбе атнаның иң салкын көне

Татарстанда атна дәвамында көчле салкыннар сакланачак.

Татарстанда атна дәвамында көчле салкыннар сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, иртәгә республика территориясендә 32 градуска кадәр салкын көтелә.

Төнлә һава температурасы -24...-29 градус салкын, урыны белән -32 градус булачак. Иртән -25..-27, көндез максималь һава температурасы -18..-20. Бу көнннәрдә явым-төшем ихтималы аз.

Сак булыгыз!  Юлларда бозлавык саклана. 


Нет комментариев