Теләчедә язгы бөртекле культуралар чәчүне дәвам итәләр
Республикада чәчү кампаниясе темплары көннән-көн арта.
Татарстанда бүгенге көндә язгы чәчү 335,4 мең гектарда башкарылган, шулардан язгы һәм бөртекле культуралар — 268,9 мең га, шул исәптән арпа — 193,1 мең га, шикәр чөгендере — 13,6 мең га, дип хәбәр итте Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Теләчедә язгы бодай, арпа, солы, борчак, ясмык һәм нут чәчүгә керештеләр.
Республика буенча чәчү эшләрен 1 млн. 766 мең га мәйданда башкару планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев