Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчегә зур кунаклар килде

20 октябрь көнне районга эш сәфәре белән ТР Дәүләт Советы Депутаты, җиңел атлетика буенча РФ атказанган тренеры Ольга Ивановна Павлова килде. Аның килүенең сәбәбе - районда төзелеп кулланылышка тапшырылган спорт мәйданчыклары белән танышу. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин җитәкчелегендә олы кунак районыбызның "Батыр" спорткомплексы,...

- Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында спорт мәйданчыклары төзелү киләсе елда да дәвам итәчәк дип белдерде. Безнең максат инде төзелеп, матур гына эшләп килүче мәйданчыкларның торышын тикшерү, аларны төзегәндә подрядчикларга җитешсезлекләрен күрсәтү, тәкъдимнәр кертү. Теләче районы спорт буенча лидерлыкта баручы район, безнең теләк - әлеге спорт мәйданчыкларында өлкән буын да сәламәтлекләрен ныгытып, спорт белән шөгыльләнсен иде, - диде Ольга Павлова.
Шул ук көнне район башлыгы Илдус Зарипов та кунаклар кабул итте. ТР Президенты киңәшчесе Наталья Фишман җитәкчелегендә делегация, 2015 ел - Парк һәм скверлар елы уңаеннан районда төзелеп кулланылышка тапшырылган ял итү урыннары белән танышты. Иң элек кунаклар Теләче урта мәктәбе каршында төзелгән паркта булды. Парк өчен кулай булачак дизайн-архитектура планнары белән Наталья Фишман уртаклашты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Парк һәм скверлар елы буенча киңәшчесе Наталья Фишман һәр көн республика районнарында булып, парклар белән таныша. Теләче районы унҗиденче район иде. Киләсе 2016 ел республикада сусаклагыч зоналар елы дип игълан ителде. Наталья Фишманны елга һәм күлләр торышы, шул зоналарда төзелгән ял итү урыннары да кызыксындырды. Кунакка районда әле күптән түгел генә Тюлячка елгасы буенда төзелгән ял итү паркын да күрсәттеләр.
- Бу паркның да проекты кызыклы, әмма камилләштерәсе урыннар бар, өстәмәләр кертергә кирәк, - дип район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.
Әлеге эшче төркем республиканың барлык районнарында булганнан соң, ноябрь азагында һәр район буенча рейтинг төзеп, нәтиҗә чыгарачак.
Лилия Кыямова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев