Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тәмте авылында узган "Казанский" сабантуеның баш батыры билгеле булды (+фотолар)

21 июль көнне районыбызның Тәмте авылында "Казанский" бәйрәме узды. Елдагыча, җәйнең соңгы Сабан туена халык күп җыелган иде. Иң башта бәйрәмгә җыелган халык фольклор ансамбльләре чыгышын карап хозурланды. "Нардуган", "Айбагыр", "Нур", "Алтын тәңкә", "Ак каз" ансамбльләре керәшен халкы җыруын сузып, түгәрәк уенда әйләнде. Ә аннан соң чаңгыда йөрү, чиләк-көянтә белән...

21 июль көнне районыбызның Тәмте авылында "Казанский" бәйрәме узды.

Елдагыча, җәйнең соңгы Сабан туена халык күп җыелган иде. Иң башта бәйрәмгә җыелган халык фольклор ансамбльләре чыгышын карап хозурланды. "Нардуган", "Айбагыр", "Нур", "Алтын тәңкә", "Ак каз" ансамбльләре керәшен халкы җыруын сузып, түгәрәк уенда әйләнде.

Ә аннан соң чаңгыда йөрү, чиләк-көянтә белән су ташу, күз бәйләп капчык сугышы, гер күтәрү, ласта киеп йөгерү кебек ярышларда үзләрен сынады.

Урта буын вәкилләре җырчылар Вадим Захаров, Ринат Рахматуллин, "Бәрмәнчек" фольклор ансамбле солисткалары Марина Карпова, Снежана Андреева һәм башкаларның матур җырларын тыңласа, яшьләр үзләре өчен оештырылган аерым дискотекада рәхәтләнеп биеде.

Көрәш яратучылар исә таң аткач кына таралышты. "Казанский" сабантуйның быелгы батыры булып Сергей Павлик танылды.

Алинә ШӘМӘРДӘНОВА
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев