Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

"Транснефть-Прикамье" АҖ хезмәткәрләре "Хәтер бакчасы " халыкара акциясендә катнаштылар

Экологик чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырталар.

«Транснефть – Прикамье» АҖ «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды. Предприятие хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Лаеш районы территориясендә меңгә якын яшь нарат үсентеләре утырттылар.


«Хәтер бакчасы» акциясен оештыручылар - «Җиңү волонтерлары» һәм Җиңү полководецларын искә алу Фонды, РФ табигый байлыклар министрлыгы һәм урман хуҗалыгы федераль агентлыгы ярдәме белән, «Экология» милли проекты кысаларында, шулай ук Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте һәм «Экология» милли проекты.
Утыртуда «Транснефть – Прикамье» АҖ генераль директоры Роберт Галиев һәм оешма хезмәткәрләре, шулай ук республиканың Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, «Лаеш урманчылыгы» ДКУ вәкилләре катнашты.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе беренче тапкыр 2020 елда үткәрелде. Экологик чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырталар. Татарстан Республикасында акция кысаларында барлыгы 700 мең агач утырту планлаштырыла.
Мондый акцияләрдә катнашу «Транснефть – Прикамье» АҖнең биологик ресурсларын саклауга һәм торгызуга юнәлтелгән экологик сәясәтенең бер өлеше булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев