Тузган шиннарны Теләчегә эшкәртергә җибәрәләр
Главные новости

Тузган шиннарны Теләчегә эшкәртергә җибәрәләр

21-нче ноябрьдә Казанда тузган шиннарны кабул итү акциясе узачак, шәһәр халкы аларны эшкәртү өчен бушлай тапшыра алачак.

Барлык шиннар Теләче районына эшкәртү өчен җибәреләчәк. Монда аларны 3 өлешкә бүләчәкләр: валчык, текстиль һәм металл корт. Алга таба валчыкны клей белән бутыйлар һәм резин плитәләргә әйләндерәләр, аларны балалар мәйданчыкларында күрергә мөмкин, дип хәбәр итәләр оештыручылар.

Фото: Денис Гордийко

Чыганак: https://kzn.ru

 


Нет комментариев