Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Ул елларны ничек онытасың?!”

Кызганыч, аларның күбесе кадер-хөрмәт, наз-сөю күрмичә арабыздан китеп барган. Берише без бәхетле яшәсен өчен, сугыш кырларында мәңгегә ятып калды. Без алар белән чиксез горурланабыз, һәр язда, Җиңү көне якынайган саен аларны ихтирам белән искә алабыз.

Фронтовиклар гына түгел, авыл халкы да "Барысы да фронт өчен!" дип эшләде. Бөтен авырлык хатын-кызлар һәм яшь балаларның көчсез иңнәрендә булды. Игенен дә үстерделәр, урманын да кистеләр, торфын да чыгардылар. Ачы күз яшьләре аша ач-ялангач булсалар да, үзләренең фидакарь хезмәте белән Җиңү көнен якынайттылар. Аларның тылдагы хезмәте сугыш кырындагы батырлыкка тиң.
4 март көнне Айдар авылы башлангыч мәктәбендә әүлиягә тиң шушы затларга - сугыш чоры яшүсмерләренә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальләрне тапшыру тантанасы булды. Чарада муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов, халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин катнашты һәм тылда фидакарь хезмәт куйган әби-бабайларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Тәбрикләү сүзләре Айдар, Субаш башлангыч мәктәпләре укучылары, авыл үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды. Сугыш чорында, сугыштан соңгы авыр елларда бөтен мәшәкатьне үз иңендә татыган өлкәннәребез мул табынлы, концертлы һәм җылы мөгаләмәле чарадан канәгать калды. Аларның гомер юлы данлы, ә гомерләре мәңге онытылмаслык батырлык. Яңа танышларым, сугыш чоры яшүсмерләре - үгез җигеп җир сөргән, ябык иңнәре белән урман кискән, печән чапкан Асылбикә әби Кәримова белән Фәтхлислам Әхсәнов билгеләп үткәнчә, алар ни ачы михнәтләр күреп тә сынмаганнар, сыгылмаганнар. - Ул елларны ничек онытасың?! - диде алар бертавыштан. Субаш авылында гомер итүче сугыш һәм хезмәт ветераны Егоров Иван Иванович Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальне 22 февральдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Айдар авылыннан тыл һәм хезмәт ветераны Тәскирә Зәйнуллина 3 март көнне Тр дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан алды. Ә Айдар авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Нәбиулла ага Фәтхуллинга медальне районыбыз җитәкчеләре ветеранның өенә барып тапшырды.
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев