Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Унбернең дүртесе безнеке

24-27 июнь көннәрендә Татарстанда көрәш буенча ир-атлар арсында дөнья чемпионаты, яшүсмерләр арасында дөнья беренчелеге узды.

Ярышларда  иң яхшы көрәш үрнәкләре күрсәткән Азербайҗан көрәшчесенә Джемал  Фәйзиевка  автомобиль бүләк ителде. Россия көрәш Федерациясе Президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов аның Сергей Павлик белән үткәргән алышын  иң матуры дип атады һәм чемпионга “Лада Гранта” машинасының ачкычын тапшырды. Джемал моңа  130 килограммнан югары үлчәүдә бил алышып, финалда 7:1 исәбе белән Россия көрәшчесе Сергей Павликны отып иреште.

26 июнь көнне Саба районының “Саба-Арена” спорт комплексында дөньяның 25 ләп иленнән  ир-егетләр - 11, ә яшьләр - 9 үлчәү авырлыгында бил алышты. Ярышларда барлыгы 200 дә артык көрәшче катнашты.  Сайлап алу бәйгеләре,  шушы ук көнне, көндез “Саба-Арена” спорт комплексында узды. Ә финал өлеше, кичен, Миңгәр Сабантуе мәйданында булды. 

Шунысы игътибарга лаек, ярышта Россия җыелма командасы составында районыбыз җыелма командасы көрәшчеләре дә көч сынашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Мисал өчен, 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан Динар Кәримуллин, 80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көч сынашкан Ренас Кәлимуллин, 100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Раил Нургалиев, 130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көч сынашкан Муса Галләмов беренче урынны яулап,  тагын бер тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булдылар. Динар, Ранис һәм Раил күрше район командалары өчен чыгыш ясасалар да, алар барыбер безнеке инде. Районыбызда туып, шунда үсеп, көрәш дигән дөньяга аяк баскан, канат ярган көрәшчеләр. 85 килограммга кадәр үлчәү авылыгында көрәшкән Ранис Галимуллин белән 130 килограммнан югары үлчәүдә бил алышкан Фәргать Фәйзуллин өченче урынга лаек булды. Күргәнебезчә, унбер чемпионның дүртесе безнеке. Өстәвенә, ике бронза медаль иябез дә бар. Көрәшчеләребезне мәртәбәле ярышта җиңү яулаулары белән ихлас котлыйбыз һәм аларга киләсе ярышларда уңышлар һәм имин бәйгеләр теләп калабыз.  

Фәнил Нигъмәтҗанов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев