Көньяк Кореяда вакцинация үткән беренче яшүсмер үлгән, дип хәбәр итә Ренхап агентлыгы.
Хакимият мәгълүматлары буенча, 13 августта өченче сыйныф укучысына COVIDтан Pfizer вакцинасы ясалган. Ә 27 октябрьдә, 75 көннән соң, ул вафат була, шул ук вакытта яшүсмернең җитди хроник авырулары булмаган.
Малайның үлеме вакцина аркасында булганмы икән, хәзерге вакытта тикшерүләр бара.
Нет комментариев