Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Халык үзе сайлап алачак

Белгәнебезчә, быелның 13 сентябрендә кабаттан сайлаулар узачак. Бу юлы Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаячакбыз. Бу көннәрдә"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче бүлеге авыл җирлекләрендә муниципаль сайлауларга әзерлек кысаларында праймеризлар үткәрә.

Безнең районда муниципаль сайлаулар 13 авыл җирлегендә узачак. Җирле дәрәҗәдә 106 депутат сайланачак. Июньнең икенче яртысында партиянең Теләче бүлеге конференциясендә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясеннән сентябрь аенда узачак сайлауларда катнашачак кандидатлар күрсәтеләчәк. Кандидатларны билгеләү өчен депутат мандатына дәгъва итүчеләрнең кайберләрен халык үзе сайлап алачак, ягъни партия эчендә тавыш бирү процедурасы узачак. Тулырак сөйләүне үтенеп, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Роберт Арслановка мөрәҗәгать иттек.
- Партия эчендә тавыш бирү "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Уставы белән билгеләнгән мәҗбүри эш формасы булып тора. Бу норма партия Уставына 2009 елның ноябрендә кертелде. Шуңа күрә безнең җирле бүлек өчен сайлау кампаниясенә әзерлектә катнашу мөһим һәм мәҗбүри чара булып тора.
- Праймеризларның асылы нидән гыйбәрәт?
- Бары тик "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе генә сайлау көрәшендә алга таба катнашу өчен кандидатлар турында шулай ачыктан-ачык, киңәйтелгән рәвештә, зур җаваплылык белән фикер алыша һәм кандидатларны билгели. Башка бер генә партия дә мондый демократик алымны кулланмый.
Алдан тавыш бирүнең асылы шуннан гыйбарәт, республиканың һәр муниципаль районында депутатлыкка кандидатлар, сайлаучылар - кандидатлар буенча тавыш бирү хокукына ия булган гражданнар белән очрашулар үткәрелә. Очрашуда исә, ягъни праймериз мәйданчыгында сайлаучылар үзләренә ошаган, депутат вәкаләтен җиренә җиткереп башкара ала дип санаган кандидатураларны хуплап тавыш бирәләр. Тавыш бирү йомгаклары буенча, алынган тавышлар саныннан чыгып, барлык кандидатларның рейтингы билгеләнә. Бу рейтинг исемлеге безнең җирлектә партиядән кандидатлар күрсәтү өчен нигез булып тора.
- Партия эчендә тавыш бирү узган дип саналсын өчен, һәр мәйданчыкта ничә катнашучы очрашырга тиеш?
- Алар: сайлаучылар, булачак депутатлыкка кандидатлар һәм хисап комиссиясе әгъзалары. Иҗтимагый оешмалар һәм партиянең башлангыч бүлекчәләре катнашында районда сайлаучылар институты формалашты. Районда шундый 420 кеше исәпләнелә.Сайлаучыларның яртысы партиядән, яртысы иҗтимагый оешмалардан тәкъдим ителә. Һәр җирлектә төркемнәрдән торган хисап комиссияләре төзелде. Һәр эшче төркем үз мәйданчыгында тавыш бирүне оештыру һәм уздыру белән шөгыльләнә.
Әңгәмәдәш - Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев