Яңа ел бәйрәмнәрендә “утренник”ларга әти-әниләрне кертәләрме?
Главные новости

Яңа ел бәйрәмнәрендә “утренник”ларга әти-әниләрне кертәләрме?

Бу сорауга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җавап бирде.

Узган ел, пандемия сәбәпле, балалар бакчаларындагы бәйрәм чараларына әти-әниләргә килү тыелган иде. Быел андый чикләүләр булмаячак, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

“Әти-әниләр катнашындагы чаралар уздыруны һәр учреждение мөдире үзе хәл итәчәк. “Утренник”ларга килү санитар таләпләрне үтәгән очракта рөхсәт ителә. Кергәндә тән температурасы тикшерелергә, кулларга антисептик сибәргә, битлекләр киелгән булырга тиеш”, - диелә министрлык хәбәрендә.

Чыганак


Нет комментариев