Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яңгыр ява дип тормыйлар

Соңгы көннәрдә яуган яңгырларны, берәүләр, кирәксенмәсә, икенчеләр, хуплады гына. Беренчеләр, уракны өстен күрсә, икенчеләр, яуган яңгырлар, җирне йомшарта, көзге культуралар өчен дым булды дип сөенә. Һәр ике якны да аңларга мөмкин. Мәгълүм җырдагыча, табигатьтә начар һава торышы юк. Шулай да яумый тормаса, әйбәт иде инде. Игенче-механизаторларыбыз калган мәйданнардагы икмәкне җыеп...

Соңгы көннәрдә яуган яңгырларны, берәүләр, кирәксенмәсә, икенчеләр, хуплады гына. Беренчеләр, уракны өстен күрсә, икенчеләр, яуган яңгырлар, җирне йомшарта, көзге культуралар өчен дым булды дип сөенә. Һәр ике якны да аңларга мөмкин. Мәгълүм җырдагыча, табигатьтә начар һава торышы юк. Шулай да яумый тормаса, әйбәт иде инде. Игенче-механизаторларыбыз калган мәйданнардагы икмәкне җыеп алу өчен батырлык үрнәге күрсәтеп эшлиләр. Түбәндәге механизаторлар соңгы өч көндә хезмәт алдынгылары булып танылдылар.
Сугуда
1 урында - Нияз Илһам улы Мөҗипов - җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтеннән.
2 урында - Ринат Исламетдин улы Афзалов - җаваплылыгы чикләнгән "Тукаш" ширкәтеннән.
3 урында - Әмин Бәдремхан улы Касыймов - "Сөт иле - Теләче" агрофирмасыннан.
Җир эшкәртүдә
1 урында - Айрат Миңнегали улы Абдуллин - җаваплылыгы чикләнгән "Нирус" ширкәтеннән.
2 урында - Хөснулла Илһам улы Шәйдуллин - "Сөт иле - Теләче" агрофирмасыннан.
Өч көнлек хезмәт нәтиҗәләре буенча комбайнчылар арасында барган ярышта алдынгы урынга чыккан җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте комбайнчысы Нияз Илһам улы Мөҗипов Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 3 сентябрь көнне алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев