Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яз сулышы үзен сиздерә

Узган ел җаваплылыгы чикләнгән "Сөт иле" җәмгыяте филиалларында эшләүче хезмәт алдынгыларын "Просто молоко" компаниясенә чакырып котладылар. Әлеге хезмәт бәйрәмендә "Сөт иле - Теләче" агрофирмасы делегациясе дә катнашты. Тәбрикләнүчеләр арасында "Ягуар" комбайнчысы Гамир Шәйдуллин белән ДОН - 1500 комбайнчысы Эдуард Курочкин да бар иде.

Гамир әлеге тантанадан бүләккә бирелгән "Лада Гранта" машинасына утырып кайтты.
Тиздән игенче-механизаторлар иркен сулыш - яз сулышы алачак. Караңгы, тынчу машина - трактор паркларыннан, ниһаять, алар иркен кырларга чыгачак. Игенче-механизатор өчен яз, мәшәкатьле булса да, үзенә күрә күңелле һәм файдалы хезмәт алыaп килүче чор. Шуңа сөенә механизаторлар. "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Ленин исемендәге бүлеге механизаторлары хәзерге вакытта трактор-комбайн ремонты белән мәшгуль. Шул исәптән Гамир Шәйдуллин да үзенең Т - 40 тракторын ремонтлый. Аның белән ул терлек торакларына азык кертә. Ә җәй көне июнь башыннан, ноябрьгә кадәр "Ягуар" комбайны басу-кырларда терлекләргә сенаж, силос турата. 26 ел шушы хезмәттә ул. Хезмәт юлының башлангыч елларында ул Е - 281 тураткычы белән эшләсә, соңрак, ХТЗ тракторына тагыла торган ургыч белән тураклый. "Ягуар" комбайны белән эшли башлаганына да инде сигез ел вакыт үтеп киткән. - Ару-талуны белми, эшкә карусыз, - диләр аның хакында. Техникасына да, хезмәтенә дә җаваплы карап, булсынга эшләүче механизатор.
- Армиядән кайтуга тракторда эшләдем. Ә 1989 елдан комбайнда эшли башладым. Армиягә киткәнче үк мәктәптә - трактор, ДОСААФта укып, тягач правасы алган идем. Быелгы язгы, җәйге кыр эшләренә дә техниканы үзебезнең көч белән әзерләп чыга алырбыз дип уйлыйм, - ди килер язларга зур өмет баглап Балтийск шәһәрендә диңгез пехотасында хезмәт иткән замандашым.
Ел әйләнәсе хезмәттә Гамир Шәйдуллин. Нинди төр техникага утырса да, һәркайсының җаен, рәтен белә, бервакытта да өзеклек тудырмый икән үзе. Юкны сылтау итеп йөрми, техникасын һәрдаим карап, тәртипләп, төзек хәлдә тотуы белән генә дә яшь механизаторларга остаз итеп куярлык алар кебекләрне.
Кешенең кемлеге төс-кыяфәтеннән түгел, эш-гамәленнән, яшәгән йорт-җиреннән дә күренә. Гаиләсе дә үрнәк Гамир Шәйдуллинның. Хәләл җефете, атказанган терлекче Гүзәлия Шәйдуллина белән ике ул үстергәннәр. Егетләр икесе дә калада укып, төзелеш тармагында хезмәт куялар. Дамиры гаилә корырга да өлгергән. Хатыны Диләрә белән кыз һәм ул үстерәләр.
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев