Җыеннар дәвам итә
Главные новости

Җыеннар дәвам итә

15 гыйнвар көнне Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә халык җыены булып узды.

Җирлектәге җитәкчеләр халык алдында башкарылган эшләргә хисап тотып, алдагы планнары белән таныштырдылар. Җыенда район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов та катнашты. Кече Кибәхуҗа җирлегендәге актив кешеләргә Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Яңа елга иң  матур бизәлгән йорт хуҗаларына җыен барышында район җитәкчесе "Дулкын" йөзү бассейнына сертификатлар тапшырылды.


Нет комментариев