Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Йомгак ясалды

Узган атнада Татарстан Республикасында шәһәр округлары һәм муниципаль берәмлекләр арасында Яңа елга иң яхшы бизәлеш буенча республика конкурсына йомгак ясалды.

 Бәйге нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә игълан иттеләр. Җиңүчеләр арасында районыбызның Баландыш авыл җирлеге дә (башлыгы Рөстәм Шәмсевәли улы Мөхәммәтшин) 
бар. Баландыш авыл җирлеге үз номинациясендә беренче урынны яулап, диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Конкурста беренче урынга чыгучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

Гөлнара Заббарова:

  •   Үзебез дә катнаштык, бик күп авылдашларның хезмәте керде. Бу матурлык, эшләнгән  хезмәт юкка чыкмагач, шатбыз.  Өченче ел рәттән призлы урын яулыйбыз.  Җиңү тәме бетмәсә дә, бүгеннән икенче ел өчен планнарыбыз, яңалыкларыбыз бар.

 Раил Каримуллин:

  •  Кечкенә генә  авылда  шундый могжиза тудыру, зур нәрсә. Без бик шатбыз.  Хезмәтенә күрә, хөрмәте дә булды.

 Данияс Гайнетдинов:

  •  Боздан язулар кистек, төп чыршыны утлар белән бизәдек.  Әлеге могҗизаны  тудыру өчен  күпләрнең өлеше  керде.    Салкында эшләү җиңел хезмәт түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев