Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар

Хәзерге заманда хәрәкәт итү төрле транспортның төрләре белән тыгыз тупланган, шуңа күрә балаларда иң кечкенәдән үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү зарурлыгы туа.

2021нче елның 28нче октябрендә Теләче  3нче номерлы балалар бакчасында уртача яшьтәге балалар белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы полиция капитаны  Назиров  Р.Х., «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. очрашты. Тәрбияче Г. Р. Мингазова, музыка җитәкчесе Р. К. Сафина балаларга уен формасында юл куркынычсызлыгы турында төп белемнәрен ныгыттылар, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, юл йөрү өлешендә игътибарлы булырга өйрәттеләр. Назиров Р. Х. ничек балаларга юл йөрү өлешендә дөрес һәм куркынычсыз итеп хәрәкәт итәсен сөйләде, ни өчен 7 яшькә кадәрге балалар автомобильдә махсус утыргычларда  йөрергә тиеш, шулай ук киемдә яктылык кайтартучы элементлар нигә кирәк булуын аңлатты.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләре өчен файдалы итеп юл билгеләре дөньясына сәяхәт ясадылар, яхшы белемнәрен күрсәттеләр.Балалар әлеге очрашудан бик күп тәэсирләр алдылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар, шулай ук юл хәрәкәтендә үрнәк булырга һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә сүз бирделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев