Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Юлда йөрү буенча белемнәре тишерелде

Бүген, ягъни 27 апрель көнне, “Батыр” спорт комплексында һәм “Олимп” яшьләр үзәгендә “Хәвефсез тәгәрмәч” республика бәйгесенең район туры булып үтте.

Ел саен уку елы азагында үткәрелеп килүче әлеге бәйгедә 11  яшь инспекторлар командасы катнашты һәм көч сынашты. Бәйге үзе биш биремнән һәм иҗади конкурстан гыйбарәт иде. Биремнәр нигезендә укучыларның  юл йөрү һәм тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтү тәртипләрен ни дәрәҗәдә белүләре, фигуралы итеп,  һәм “Автошәһәрчек” дип исемләнгән махсус мәйданчыкта  велосипедта йөрү осталыклары тикшерелде. 

Биш сәгатькә сузылган ярыш вакытында иң-иңнәр дип, Теләче һәм Үзәк урта мәктәпләре,  Баландыш белән Сауш төп мәктәбе һәм Олы Мәтәскә урта мәктәбе табылды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Сабирова белән “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова һәм ЮХИДИның район бүлекчәсе җитәкчесе, полиция капитаны Ришат Нәзиров катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев