Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

ЗАГС хезмәткәрләренә

Хөрмәтле ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез башка бер учреждениегә дә йөкләнмәгән универсаль эш башкарасыз, җәмгыятьнең иң кечкенә күзәнәге булган гаиләләр барлыкка килүнең башлангычында торасыз, кыен чакта аларны саклап калырга ярдәм итәсез, гражданлык хәле актларын теркисез, кешеләрнең шатлыгын да, кайгысын да иң беренчеләрдән булып уртаклашасыз. Вазифагызны зур җаваплылык тоеп, тиешле һөнәри дәрәҗәдә башкарганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез теркәгән гаиләләр нык булсын, балалар күбрәк тусын, райондашларыбыз барысы да озын-озак гомер итсен. Сезгә сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм эшләрегездә уңышлар теләп калабыз.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

фото: https://100cards.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев