Теләче Информ

Теләче районы

18+
Безнең геройлар

Геройлар безнең арада

Герой исеменә лаек булган шәхесләр хакында ишетеп, укып сокланабыз. Күпләре кеше гомерен саклап кала, зур батырлыклар кылалар. Хезмәттә зур дәрәҗәләргә ирешә. Кеше гомерен саклап калган батыр йөрәкле кешеләр безнең янәшәбездә дә йөри.

Алар үзләренең изге гамәлләрен шулай тиеш диеп уйлый, ул хакта сөйләүне гомумән кирәк санамыйлар. Шундыйларның берсе Тиләҗе авылында яшәүче Искәндәр абый Хабибуллин. Үз гомерендә күпме кешенең гомерен саклап калгандыр… Ә үз чиратында Россиянең Мактаулы доноры исеменә лаек булган райондашыбыз тыйнак кына елмаеп: “Бернинди дә батырлык эшләмәдем, кешегә булышырга кирәк, бу савап”, - дип үз юлы белән атлый. Искәндәр абый әйдә әле синең турында языйк дигәнгә  ризалата алмаган идек. Булышырга дисәң, бар эшен ташлап калдырып, ярдәм кулы сузучы ул.

Искәндәр абыйның бар гомере туган авылы Тиләҗедә уза. Гаиләдә дүрт туган дус-тату үсә. Бүген дә туганнар бер йодрык булып, шатлык-куанычларын бүлешеп, тормыш кыенлыкларын җиңеләйтеп яшиләр. Мәктәптә тракторга таныклык бирәләр, хуҗалыкта эшләп Армия сафларына алына. Ярдәм кирәк булган иптәшләренә беренче тапкыр шул чагында кан бирә. Сирәк очрый торган, уңай икенче группа канга ихтыяҗ зур була. Ике ел эчендә байтак кан биреп, ярдәм кулы суза. Кан биргәннән соң, үзен начар хис итмәүче Искәндәр абый, соңыннан бу кешеләрнең  исәнсау калуларын күреп горурлану кичерә. Ярдәм итү ничек күңелле бит, мөмкинлек булганда ярдәм итәрмен дигән сүзенә тугъры калып, гомер буе кирәк вакытта кан тапшыра. Ул елларда аның исәбе дә алып барылмый, монсы да аңа мөһим булмый. “Бер елны кан тапшырган өчен акча бирмиячәкләр”, - дигән хәбәр тарала. “Акчасы миңа кирәк түгел. Көн саен юлларда хәвеф-хәтәр чыгып тора. Кемдер каты авырый, нәкъ менә вакытында булган кан аның гомерен саклап кала”, - ди ул.

Сөйләшү барышында Армиядан кайткач Казан республика клиник хастаханәсендә  операциядан соң кан тапшырганын да хәтердә яңартты. Мондый очраклар аның тормышында бик күп булган, соңгы елларда язып бара башлагач, 40 арткан. Әлеге сан артында күпме кеше язмышлары ята. Башкаланың кан салу станциясе хезмәткәрләре дә райондашыбызны таный, һәрчак хәлләрен сорашып, якын итеп каршы алалар. Теләчедә Донор көне узганда да сабыр гына үз чиратын көтеп, кан тапшырып китә. Чиратсыз керергә хакы булсада, “шуңа багышлап килгән бит”, -   дип, таныш-белешләре белән аралашып, куркып кына беренче тапкыр кан бирергә килүчеләрне тынычландырып сабыр гына көтүен белә. Ярдәм кирәк булганда ничә тапкырлар Теләчегә килгәндер. Аларның төн уртасы, бәйрәм  көннәр, көтү көткән вакытлар булганы да күп булган. Бар эшен ташлап, Теләчегә, Казанга юл алган. Шушы көннәрдә аңа “Россиянең Мактаулы доноры” дигән мактаулы исемне бирделәр. Ел саен кан тапшыручы Искәндәр абый Хабибуллин әлеге исемгә күптәннән лаек булсада, документларын моңарчы тапшырмаган, аның өчен кулындагы документ түгел, кешеләрнең чын күңелдән җиткергән рәхмәт сүзләре мөһимрәк. Янәшәбездә менә шундый зур хәрефләр белән язарлык,олы йөрәкле, үзләре гади дә булган геройлар яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев