Казанда автобус «зебра»да хатын-кызны бәрдергән
Хәвеф-хәтәр

Казанда автобус «зебра»да хатын-кызны бәрдергән

Зыян күрүчене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә илтәләр.

Казанда Фучика урамында автобус «зебра»да хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итте.

«Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Фучика урамында булды. Автобус йөртүчесе җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән һәм җәяүлеләр кичүендә хатын – кызны бәрдергән», - диделәр ЮХИДИдә.

Зыян күрүчене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә илтәләр.
 

 

Фото: скриншот видео из соцсетей

tatar-inform.tatar


Нет комментариев