Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

2016 елда эшсезлек яныймы?

Киләсе елда Россиядә эшсезлек якынча 5,8 процент тәшкил итәчәк. Әлбәттә, бу күрсәткечне әлеге дәрәҗәдә саклау өчен икътисадта кискен үзгәрешләрнең күзәтелмәве мөһим. Бу турыда журналистларга Россиянең хезмәт министры Максим Топилин белдергән. Бактың исә, аны агымдагы елның октябрь аенда илдә эшсезлек дәрәҗәсенең кискен артуы борчуга салган икән. - Сентябрь аенда илдә эшсезлек...

Киләсе елда Россиядә эшсезлек якынча 5,8 процент тәшкил итәчәк. Әлбәттә, бу күрсәткечне әлеге дәрәҗәдә саклау өчен икътисадта кискен үзгәрешләрнең күзәтелмәве мөһим.


Бу турыда журналистларга Россиянең хезмәт министры Максим Топилин белдергән. Бактың исә, аны агымдагы елның октябрь аенда илдә эшсезлек дәрәҗәсенең кискен артуы борчуга салган икән.

- Сентябрь аенда илдә эшсезлек дәрәҗәсе 5,2 процент булса, октябрьдә 5,5процентка җитте. 0,3 процент үсеш - шактый зур сан, - дип ассызыклаган министр.

Билгеле булганча, хәзерге вакытта Россиядә барлыгы 900 меңнән артык эшсез кеше исәпләнә. Икътисадта кискен үзгәрешләр булмаса, 2016 елда эшсезлек дәрәҗәсе 5,5-5,8 процент арасында тирбәләчәк, дип фаразлыйлар белгечләр.

Әлеге вәзгыятьне күздә тотып, Россия Хөкүмәте киләсе елда эшсезлек белән көрәшү өчен махсус финанс чаралар бүлергә исәпли икән. Хәзерге вакытта моның өчен махсус проект әзерләү башланып киткән инде. "Без барысына да әзер булырга тиеш", - ди Максим Топилин.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X