Реклама
Новости со всего света
2018 елдан соң салым артырмы? Кремль җавап бирде
Wall Street Journal газетасы Россия хакимиятенең 2018 елдан соң салым системасына үзгәрешләр кертергә җыенуы хакында язып чыккан иде. Озак та көттермәде, Кремль әлеге язмага карата үз фикерен җиткерде. РФ Пезидентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, Президент сайлауларыннан соң керем һәм өстәмә кыйммәткә салымны арттырырга җыену турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми....
Wall Street Journal газетасы Россия хакимиятенең 2018 елдан соң салым системасына үзгәрешләр кертергә җыенуы хакында язып чыккан иде.
Озак та көттермәде, Кремль әлеге язмага карата үз фикерен җиткерде. РФ Пезидентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, Президент сайлауларыннан соң керем һәм өстәмә кыйммәткә салымны арттырырга җыену турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми. "Бу хакта бернинди дә карар юк, шуңа да бу хакта сөйләшү дә урынлы була алмый, - дигән ул. - Бүген гамәлдә булган һәм салым артуны күзаллаган программалар да юк".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев