Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

7 гыйнвар көнне узган хоккей буенча Раштуа турниры турында

7 гыйнвар көнне Теләче һәм Иске Җөри авылларындагы хоккей мәйданчыклары кайнап торды. У көнне узган спорт бәйгесендә 12 команда катнашты. Раштуа турнирларына узган хоккей ярышлары аеруча кызу барды. Әлеге ярышларда Теләче һәм Иске Җөри командалары бик матур уен күрсәттеләр. Ял көне булгангамы, хоккей карарга шактый кеше килгән иде. Уенчылар да...

7 гыйнвар көнне Теләче һәм Иске Җөри авылларындагы хоккей мәйданчыклары кайнап торды. У көнне узган спорт бәйгесендә 12 команда катнашты. Раштуа турнирларына узган хоккей ярышлары аеруча кызу барды. Әлеге ярышларда Теләче һәм Иске Җөри командалары бик матур уен күрсәттеләр.

Ял көне булгангамы, хоккей карарга шактый кеше килгән иде. Уенчылар да зур әзерлек белән һәм көчле җиңү теләге белән килгәннәр. Шуңа күрә һәр уен да киеренке булды.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынга Теләче, икенче урынга Иске Җөри һәм өченче урынга Теләче-2 командасы лаек булды. Җиңүче командаларны муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин тәбрикләп бүләкләр тапшырды.

Эльвира Әхмәтҗанова
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев